Тэтимол 2015

ЗӘҢГӘР «синий, голубой» ~ башк. зәңгәр, зәнкәр «бакыр купоросы, бакыр рудасы» (БҺҺ II: 74), чув. сенкер id. < фар. зäнг′āр «зәңгәр буяу; бакыр тутыгы төсе» зäң «тут, тутык» (< бор. фар. gang, авест. kanha «карасулык, тут, яра») һәм ар, ара «буяу» сүзләреннән оешкан. К. ш. ук иске тат. зәңгәри «зәңгәр буяу; яшькелт зәңгәр» > мар. занари, удм. зангари «җете зәңгәр». Монг. сенкер, сеңхер, бур. сэнхир, сэнхигэр «зәңгәр; диңгез төсе» сүзенең тамыры үзгә булырга мөмкин (к. Чагыр ). К. ш. ук Зәңгелә, Сәң II. Ахметьянов 1989: 96–97.

Элекке яз. әд. телдә зәңгәр «тут, тутык» мәгъ. киң кулланылган, к. Ә. Ясәвидә (XI г.): Күксемдәге зәңгәрләрем китәр микән (57 хикмәт); Арыйытыр дил зәңгәрен һу-һу яды (68 хикмәт); Кырык еллык зәңгәр баскан күңлем милкен (140 хикмәт) һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья