ЗӘМ иск. «порицание, укор» < гар. ҙäмм id., асылда «кимчелек, начарлык, хурлык». Дерив.: иск. зимми тар. «ислам дәүләтендә башка диндә булган кеше»; зәм итү (кылу) «кимсетеп шелтәләү»; мәкаль: Әсирне кылма зәм, Чөнки ул әдәм. Зәм мәдрәсә телендә кулланылган. |