Тэтимол 2015

ЗӘЙ название реки на юго-востоке Татарстана. Зәй топонимын гом. төрки характердагы сай ~ чай «елга, үзән» белән чагыштыру (Г. Саттаров) конкрет мәгълүматлар белән ныгытылмый. Сүз башында с > з күчеше тат. теленең төп сөйләшләре өчен характерлы түгел (кайбер миш. сөйләшләрендә генә очраштыргалый). Безнеңчә, Зәй сүзен каз. (ҚТДС: 134–137), уйг. зай, зәй, зей, зәк «сазламык, тозлы саз», зәйкәш «дренаж канал», төркм. зей, зейкеш id., id. < фар. зäһ, зеһ «арык, канау», зеһкäши «сугару яисә корыту канаулары казу» сүзләре белән чагыштыру мәслихәт. Зәй буйларында сазламык җирләр бар. Зәй үзәнен X–XII гг. Урта Азия тарафларыннан килгән (өлешчә фарсыча сөйләшкән) халаек үзләштергән булуы ихтимал.

Бу язганнарыбыз, әлбәттә, фараз гына әле. Топонимнарны тикшерү шактый катлаулы әйбер.



Предыдущая статья            Следующая статья