Тэтимол 2015

ЗАЯ II: Зая Түләк (Заятүләк) – имя героя татарско-башкирского эпоса – калм., монг. зайа, зайан «шәһитләрнең тынычсыз рухы» сүзеннән (әсәрдә Түләк дигән егет дошманнары тарафыннан үтерелә һәм яңадан терелә). К. диал. (Арсланов 1992: 124) зайала- «имгәтү, гарип итү», нуг. зая «газап; газапланып үтерелгән кеше». «Заятүләк» дастанының фабуласы монг. әкиятләрендә (анда герой Намҗыл исемле) һәм тува әкиятләрендә (герой – Балҗын хээр) очрый. К. Монгол ардын үлгэр. Уланбаатыр, 1969: 209–212; Сказки и предания алтайских тувинцев. М., 1994: 330–333. К. Чая.

Монг. халыкларында – халха монголларда, бурятларда, калмыкларда заян, заяган, дзаячи, заячи > заяч бик күп мәгънәле дини-миф. зат – аның хакында исәпсез күп мифлар билгеле: монг. (МНМ II: 500) дзагаячи «иң олуг тәңре», ойратларда (Себер калмыкларында, к. МНМ II: 247, 473) дзаячи «язмыш, тәкъдир тәңресе», бурятларда (МНМ I: 197, 198, 375, 391) дзаячи «бәхет бирүче тәңре»; шуннан төрле заяннарның дәрәҗәсе кими бара: саган заян «ак заян» – изге рух, солбон «Чулпан йолдызы» аның углы; хара заян «явыз рух», алар икесе дә дә Хан Хормуска (к. Күрпәч ) буйсыналар. Заян – «үлгән шаман рухы», ул аерым төбәкләрдәге тау-калкулык, үзән, елга-күлнең иясе. Җидегән йолдызлыгын «җиде заян» дип сөйләгәннәр. Чыңгыз хан – күктән иңгән һәм кеше булып йөргән заян.

Зая, заян элекке җайа, җайан вариантыннан. Төрки телләрдә бу сүзнең дыйан ~ йайан ~ ньайан ~ чайан вариантлары билгеле. Сүзнең тамыры йай- ~ дьай- «корбан итү» булса кирәк.

Заян сүзе «теге дөнья; өйдән еракта яшәү» һ.б.ш. мәгънәләрдә рус теленә дә үтеп кергән, к. Аникин: 211. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья