Тэтимол 2015

ЗАТ «род; личность, лицо (юридическое, грамматическое)», диал. «вещь, предмет» < фар.-таҗ. зāд, зāт < авест. zāta (шуннан к. Задә ) zan- «туу, тумыш, нәсел, угыл» тамырыннан, бу тамыр һинд-евр. ген тамыры белән бердәй. Сөйләшләрдә зат төрле мәгъ. ия, к. ЗДС: 199; Будагов I: 602.

Затлы «сыйфатлы» сүзе башта «яхшы нәселле (кеше)» дигән мәгъ. булган. Затлану, затланыш үзләре (грамм. терминнар) ХХ г. ясалган. Затсыз сүзе көтелгән (тискәре) мәгънәсеннән тыш «оятсыз, юньсез усал, угры-карак» мәгъ. дә кулланыла. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья