Тэтимол 2015

ЗАРБӘ тар. «удар; залп (военный); умножение (арифметическое)» < гар. д̣арбä id. ← д̣рб «кат-кат сугу, бергәләшеп бәргәләү, бәрү». Шуннан ук зарб һәм иск. зәрб «акча сугу; чәкәнләү; залп» (шул ук сүз төр. теленнән рус теленә залп рәвешендә кергән). К. Зарб, Сарып.

Зарб, зарбä сүзләре күп кенә халыкара сүзләр тәшкиленә нигез булганнар. К. иске тат. зарабә-изрибу «сүзләрнең төрләнеш парадигмасы»; зарбүл-мәсәл «мәсәл; уйдырма мисал белән тиз генә аңлату». К. Зарбәзан. Тимергалин: 177; Özön: 152–153.



Предыдущая статья            Следующая статья