Тэтимол 2015

ЗАРАР, диал. (Balint: 145) зарал «вред» < гар. д̣арар id. д̣рр «мохтаҗлыкка китерү, кирәк булу» тамырыннан, шуннан ук к. Зарур. Зарар татарчадан күрше чув., мар., удм. телләренә дә кергән.

Дерив. киң: зарарлы, зарарсыз; зарарлан-у һ.б. (бу сүзләр үзләре дә күпмәгънәле һәм актив сүзьясагычлар).



Предыдущая статья            Следующая статья