Тэтимол 2015

ЗАҢ «право, закон; мирские обычаи» < каз., кырг., монг. заң id.; бу сүз монг. яки калм. теленнән чагыштырмача соң гына (XVII г. да элек түгел) таралган, чөнки аның бор. монголчасы җаң (> эвенк. ǯam «ышаныч», к. ССТМЯ I: 247) ~ алт. дьаң, йаң, уйг., куман., себ. (брб.), бор. төрки (төрле чыганакларда) jaŋ «принцип, гадәт, закон» < кыт. йан-цзы «тәртип, модель» (к. Räsänen 1969: 186; Номинханов 1975: 104).

Бу бор. jaŋ сүзеннән бор. jaŋlıγ «кебек, шикелле» (к. Яңлы ) сүзе ясалган. К. Clauson 1972: 940; ЭСТЯ IV: 121–122.



Предыдущая статья            Следующая статья