Тэтимол 2015

ЗАМАН «время, эпоха», диал. «быстренько», «самое лучшее время, своё время (кого)» < фар., гар. зäман id. (моның фар. сүземе яисә төптән гар. сүземе икәнлеге ачыкланмаган, к. бор. фар. daman, däman «вакытлар, моментлар») > чув. саман, мар., удм. саман, заман id. (бу сүз төрки телләргә исламгача ук кергән); Идел-Урал телләрендә заман сүзенең төрле модификацияләре дә актив кулланылышта: 1) тат.-башк. замана ~ чув. самана, удм. замана «чор, эпоха, гасыр» < фар. зäмāне id. 2) тат. диал. замат, замант, заманта (себ.), заматта (крш., к. Balint: 145), зәмәт, сәмәт (Арсланов) > чув. самант, семен, мар., удм. заман, замант, мар. самат «тиз генә; момент; күз ачып йомганчы» ~ уйг., каз. замат «момент, замат». Чаг. ш. ук алт. саман «сәгать», хак. самал «вакыт, заман, эпоха» һ.б. Будагов II: 606; Ахметьянов 1989: 17–18.

Дерив.: заманча; заманында; замандаш; заманасында (тарихи затлар, хәлләр хакында әйтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья