Тэтимол 2015

ҖЫРУ, йыру, йырыу (ЗДС: 197, 263, 264), иске тат. җырау, йырау «песня», себ. йырау, йырауцы «җырчы, эпос башкаручы» ~ каз. жырау id. һ.б. (к. җыр, җыргал ) кырг. җырга- «рухлану; рәхәтләнү» сүзенә бик охшаш, ләкин монда кайбер сораулар кала. Монда төп мәгънә «рухлану; күңел киңәю, (рухан) зураю» булса кирәк. Будаговта (II: 354–355) чыгт., Казан тат. (?) «ул кош бер йырганды – сарайның ярымыга тулды» диелә, бу очракта йырган-у «кубылу, силкенү, икенче сурәткә керү» мәгъ. Шунда ук су йырган- «су ташу», гареш йырган- «күк капусы ачылу» тәгъбирләре китерелә (Будагов бу сүзләрне йыр- «еру» сүзенә нисбәтли, ләкин бу дөрес түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья