Тэтимол 2015

ҖЫРГА-У, йырга-у в памятниках письменности с XVII столетия: Касыйм тарихында (Вельяминов-Зернов II: 407) хан... кичә-көндез гыйш-гашрәткә җыркамыш «хан... днём и ночью предавался удовольствиям» һ.б.; бу сүзнең дериваты йыргал ~ монг. җиргал, заргал, җаргалаң «тантаналы мәҗлес», рус. диал. (Аникин: 184) джирган «көзен сугымлык терлек суелгач үткәрелгән бәйрәм» << бор. монг., алт. ǯırγal > хак. čyrγal һ.б. «шатлык, бәхет, бәйрәм, туй». Күп кенә ядкәрләрдә, хәз.каз. жырға-, кырг. җырға- «рәхәтлек чигү», алт. («Маадай-Кара»: 77) jырга- «күңел ачу», jыргал «кәеф-сафа»; чыгт. (Будагов I: 505) чырғамак, чыргаламақ «очып барган кошларга атып күңел ачу». Еш кына очравына карамастан, җырга- сүзенең этимоны ачык түгел. Без җыр сүзе белән баглы дип гөман итәбез.

Билгеле ки, җыр сүзенең җар һәм җур ~ юр вариантлары да бар. Чагыштыруларны таблицада күрик (й- вариантлары «күңелдә калсын»):

Һәм, ихтимал, этимологиясе ачылмаган рус. жърец > жрец «кяһин, мәҗүси рухани» сүзе дә борынгы төрки (һунн, болгар) җырчы сүзеннән ярымкалькадыр.



Предыдущая статья            Следующая статья