Тэтимол 2015

ҖЫР, диал. йыр «песня» ~ чув. йор, йорă, юрă < башк., нуг., ком., кырг. диал., төркм. йыр, төр. диал. yır, каз., к.-калп. жыр, к.-балк., кырг. җыр, үзб. диал., уйг. җиръ < бор. төрки (ДТС: 219, 268) jïr ~ як. ырыа «җыр». Себ. тат. (к. Радлов. Образцы… IV: 77), чув. йур < бор. төрки (ДТС: 282) *jur (jurla- «җырлау») «җыр» варианты бар һәм йар варианты да бар бугай, к. эвенк., нан. (ССТМЯ I: 243, 252, 338) ǯара- «җырлау, телмәр сөйләү», маньч. ǯари- «дини җырлау». Бу язылышлар сүзнең бор. төп варианттан кыскарганлыгын күрсәтәләр, ихтимал *җаwыр яисә *җыwар варианты булгандыр. Шунлыктан җыр сүзен бор. фар. ǯar, zar, бор. һинд. jar «җырлау» сүзе белән баглау шикле була. Кырг. җырға-, ырға-, монг. җарга-, маньч. җирға- «күңел ачу, сөенешү» сүзе белән баглау җаиз шикелле (к. Җырга-у ). Иске тат. җыру, йыру «(озын) җыр», тат. диал. җырау, йырау, каз. жырау, кырг. җыроо «җыр, эпос», ш. ук «җырчы, эпос башкаручы» *җыра-у, *җыры-у ~ *йыра-у, *йыры-у фигыленә ишарәли; к. ш. ук үзб. диал. иримоқ «җырлау». Бу сүз җырга-у белән бердәй булуы да ихтимал. Ахметьянов 1981: 103–105; ЭСТЯ IV: 285–286; Федотов II: 490. К. түбәндәгене.

Дерив.: (фонетик вариантлары белән) җырла-у җырлан-у, җырлат-у, җырлаш-у; җырчы. Кар. йырцык «җырчык, балалар җыры» бездә дә бардыр.



Предыдущая статья            Следующая статья