Тэтимол 2015

ҖЫЛЫМ, диал. йылым «невод, трал», «мрежи» (Троянский I: 408) > удм. җылым, мар. йылым ~ башк. йылым, каз., к.-калп. җылым, нуг., ком., төркм. йылым id.; бу сүзнең палаталь варианты киң таралган, к. чув. çилим, çилĕм, куман. илим (> рус. диал. илым), як. илим һ.б. (Räsänen 1969: 200); бу сүзне гом. төрки ил-, ыйл- «элмәкләп үрү» сүзеннән дип уйлыйлар, к. чув. йăлă «элмәк» һ.б. Ләкин себ. тат. йалым >> венг. gyalom «җылым» варианты бу фаразга хилаф, кайбер телчеләр (к. Фасмер II: 127) бор. һинд. ǯalam «җылым» сүзе белән чагыштырырга мөмкин дип саныйлар. ЭСТЯ IV: 44, 282; Федотов II: 118.



Предыдущая статья            Следующая статья