Тэтимол 2015

ҖЫЛЫ, диал., башк. йылы «тёплый; теплота» ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җылы, нуг., кар., алт. йылы, хак., тув. чылыг, чылых, төр. ılı (к. Räsänen 1969: 200) < бор. төрки jılıγ id., к. ш. ук як. сылыас «җылы, җылыкай». Бу сүзнең борынгырак варианты кар. йылла ~ добр. тат. (к. Akb: 210) җыллы булса кирәк.

Сыйфат җылы белән беррәттән тат. диал. җылы-, башк. йылы- < бор. төрки jılı-, төркм. йыла- «җылыну, җылы булып китү» фигыле дә бар. Моның исем фигыль формасы җылу, йылыу < гом. кыпч. йылу, йулу, хак., тув. чылыг һ.б. «туш; җылу» – киң таралган сүз.

Сүз тамырының йŏл//йул//йол вариантлылыгы игътибарга лаек, к. алт. йулу, йолу, дьулу, дьолу «җылы», куман. йолу id., як. д’улха, эвенк. йулку, маньч. ǯилан, ǯулан «җылу» (к. ССТМЯ I: 257, 350), чув. йăлу, йăлка «җылу; юеш җир» (йŏлу, йŏлга дип әйтелә) һ.б. Бу хәл сүзне бор. төрки jul «чишмә, кизләү» сүзе белән чагыштырырга мөмкинлек бирә: бу сүзнең фигыль коррелянты jul- «кар һ.б. эреп агу» булырга мөмкин. Бор. төркиләрнең таулы җирләрдә яшәгәнлеген искә алсак, төп мәгънә тау карлары эрүгә баглы булырга тиеш. ЭСТЯ IV: 275–277. Чаг. ел ~ яшь.

Дерив.: җылымса, җылымык. К. Җылу.



Предыдущая статья            Следующая статья