Тэтимол 2015

ҖЫЛА, башк. йыла «кора молодых деревьев (особенно ольхи и ивы), которая ранней весной сдирается как хороший корм молодняку» < рус. диал. ёлха, елоха < бор. слав. jelьха, рус. ольха «зирек» булса кирәк, гомумән җыла ~ йылы үзеннән тире иеләгеч буяу алу өчен суелган зирек һәм имән кайрысын белдергән. Башкортстанда зирек кайрысы шыерып «хөкүмәткә» сату 1920–1940 елларда үзенчәлекле бер кәсеп иде; бу кайрылар Уфадагы «Дубитель» заводында эшкәртелә иде (соңыннан, синтетик буяулар эшләнә башлагач, әлеге кәсеп бетте). Кайнатып суы сыгылган кайрылар көндәлек тормышта терлеккә ашатылган.



Предыдущая статья            Следующая статья