Тэтимол 2015

ҖЫЙ-У I, диал., башк. йый-у «собирать, собрать»; диал. «прятать; хоронить» ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җый-, нуг. йый-, уйг., үзб., кр.-тат. һ.б. йығ, шор. чығ, бор. төрки jıγ id. Бу сүзнең исем коррелянты – тат. диал. җык < бор. йығ булса кирәк, к. Җык II. ЭСТЯ IV: 271–272.

Җый-у сүзенең аерым дериватлары күптән төп мәгънәдән ераклашып, үзенчәлекле мәгънәләр алган; җыел-у, җыен-у, җыеш-у, җыйдыр-у (юклык формалары) икенчел һәм өченчел дериватлар биргән. Җый- нигезенең үзеннән ясалган җыйгыч, җыем, җыен нигезләре дә тармакланган, дериватлары – нигезләр, к. аерым матдәләр. Миш. йый- варианты тагын үзенчәлекле вариантлар тудырган. К. Йый-у.



Предыдущая статья            Следующая статья