Тэтимол 2015

ҖЫЕ’Н II ы̌й ы̌н], диал. зыын, (ЗДС: 187, 206) йыйын, җыйын, йы´йын «собрание; община; большой сабантуй», «поминки» күпмәгънәле тарихи сүз. К. иске тат. < бор. төрки *йыйғын > үзб., уйг. йиғин электән килгән иҗтимагый термин, һәртөрле бергәлекләрне – нәселдәшләр төркемен, авылдагы бер тарафны, авыллар төркемен – гадәттә бор. бер авылдан таралганнарын белдерә. Бу җыен нар тур. күп язылган, чөнки сүз киң таралган, к. башк. йыйын, диал. зыйын (> рус. диал. зиин) > мар. зиин, дийын, йейын, чув. ейăн, удм. җиын, зыйын, зин ~ к.-калп., к.-балк., ком., кырг. җыйын, нуг. йыйын, уйг., чыгт., төркм., гаг. йығын < бор. төрки (ДТС: 265–266) jïγïn «җыелыш, җыен; тантаналы җыелыш; сабантуй, нәселдәшләр группасы, хәрби отряд» (к. Татары … 1967: 196–200; Бурганова: 20–67); бу сүз Кавказ телләренә дә кергән. К. ш. ук Будагов II: 357–358 (кызыклы тар. мәгълүмат бирә). Ахметьянов 1989: 147–148; ЭСТЯ IV: 271–272. К. Җый-у I.



Предыдущая статья            Следующая статья