Тэтимол 2015

ҖЫЕЛ-У[җ ы̌й ы̌л-] «собираться», «убираться (о сельхозкультурах)» < гом. төрки jıγıl- id. һ.б. җый-у сүзенең төш. юн.

Бу фигыль үзе генә дә күп сүзләргә нигез булган: җыелдыр-у; җыелма (шуннан «өченче тармак» сүз – җыелмалы ); җыелдык ~ йыйылдык; аеруча җыелыш «утырыш», иск. «парламент» – җыел-у < җый-у нигезләреннән ясалып, киң иҗтимагый-сәяси мәгъ. алган сүз. Ихтимал, монда рус. собрание сүзенең (сүзьясалышта һәм сүз мәгънәсендә) тәэсире булгандыр. ХХ г. милләт җыелышы – «национальное собрание» төшенчәсе барлыкка килгән.



Предыдущая статья            Следующая статья