Тэтимол 2015

ҖӨП II, диал., башк. җүп, йүп, йөп: җөп күр-ү «считать хорошим (идею, мысль), согласиться, одобрять»; бу сүзнең җөплә-ү, җүплә-ү (ДС II: 264) дериваты актив кулланыла, чаг. ш. ук җөптәш «фикердәш» (Бәшири З. Сайл. әсәрләр, 1958: 180), җүпләмә-ү «теләмәү» (ТТДС I: 584), йүпәйтлә-ү «хуплау» (БҺҺ II: 95), к. чув. йуп «җөп, җүп», нуг. йöпле-, к.-калп., кырг. җöпле- «җөпләү» һ.б. Җөп «яхшы, ярый» сүзе тат. теленә көнчыгыштан килгән, к. алт. йöп, дьöп, хак., тув. чöп, як. сöп, бор. монг. ǯöв (хәз. монг. зөв, бур. зүб) «яхшы, хуш; әйе, ярый», к. ш. ук бор. монг., бор. чыгт. ǯöв «яхшы эш, дөрес, дөреслек» Поппе 1938: 439; Федотов I: 205.

Җөп II шул ук фар. җүфт (к. Җөп I ) сүзеннән булса кирәк, тик ул төрки-монг. телләренә элегрәк – исламгача (б.э. I меңьеллыгында) кергән.



Предыдущая статья            Следующая статья