Тэтимол 2015

ҖӨП I, диал., башк. йөп, йүп «чётный» < фар. җүфт «пар, тиңдәш, пардаш, җефет, тиңлек, ярашулы, тулы комплект» < авест. ǯuxt, yaoiti, санск. yuuti, *yuvuti id. Бу фар. сүзе нигезендә төрки телләрдә бик күп яңа сүзләр килеп чыккан яки ясалган, к. Җепкер, Җефет, Җөп II, Чуптар, Чүпләү II, Чыпта, Юкә, Юрган.

Элекке (XIX г.) тат. телендә тагын өфти «ике авызлы капчык», йүфтә, йүхтә «ике яки өч басулы система» сүзләре дә булган (к. Гераклитов 1938; Фасмер IV: 536–537) ~ төр. cift «җир сөрү; бер пар үгез» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья