ҖӨМҖӨМӘ тар. «круглая голова; круглый череп», «маленького роста красавица» < төр. cümcüme, cimcime id. һәм «(кечкенә, түгәрәк һәм бик татлы) карбыз сорты» < гар. җүмҗүмä-т «баш сөягеннән ясалган шәраб савыты». Ахыр чиктә бу сүз рус. Голгофа «бор. Фәләстыйнда җинаятьчеләрне үтерү (башларын кисү) урыны» сүзе белән уртак нигездән, арамей. gulgalta «баш сөяге, чирәп» сүзеннән килә. |