ҖОФАР, диал., башк. йофар, (Тумашева 1992: 91) йапар, йыпар; йыпар сычкан, (себ., Радлов җыйган фольклорда) йыбар, йыпар «мускус; выхухоль (из желез которой получают мускус)» > чув. йăпар «җофар (җәнлек)» < бор. кыпч. yрar, jypar, төр. ipar к.-калп. җупар, кырг. җыпар, чыгт., уйг., алт. йыпар, иске тат. (Троянский), бор. монг. ǯiγаr (хәз. монг. заар) «мускус» һ.б. Безнеңчә, бор. төрки jid par, jıγ par «исле барыс, циветта» сүзеннән (jıd ~ jıdıγ «ис»); бор. заманнарда җофар – барыска охшаш мәчесыман хайван – читлекләрдә асралган; соңрак бу сүз Идел бассейнында гына яши торган хайван – җофарга күчерелгән. Фар. ипар «исле үлән, мәтрүшкә» – күч. мәгъ. ЭСТЯ IV: 184–185; ССТМЯ I: 252. |