Тэтимол 2015

ҖОР, диал., башк. йŏр «шустрый, юркий» > чув. йăр, йăрă id. ~ к.-балк., кырг. җур, кар., ком. йур – кыр кәҗәләренең бер төре – кыска йонлы һәм зифа, сак һәм елгыр була, ихтимал, сары уйг. җигыр «антилопа, җәйрән» сүзеннәндер. Чаг. иске төр. kulan «колан; елгыр» (Steuerwald: 563). Бор. җигур сүзен бор. фар. җаһигур «саванна коланы» сүзе белән чагыштырырга мөмкин.

Җор сүзенең палаталь варианты да бар, к. тат. диал. (ДС II: 263) җөр «җор», җөр карап тору «барысы бергә текәлеп карап тору» ~ чув. йĕрĕ «җор, сак, елгыр» (к. Ашмарин V, 88–94, 139). К. ш. ук Җорнай.



Предыдущая статья            Следующая статья