Тэтимол 2015

ҖИЯН[җийән], диал. жийән «племянник», диал. (Арсланов 1988: 102) «внук от дочери», үзб. җиян, к.-калп. җиен [җийэн], кырг. җээн, төр., төркм. йэгэн, алт. дьейен, йääн, хак., тув. чээн, як. сиэн id., ш. ук. сыған күп телләрдә бар; безнеңчә, бор. *йэң энä «чит ыру эне» сүзеннән (йэң, йэн «чит ыру; тау арты; Кытай», энä «эне»), к. Җизнә, Җиңгә.

Бор. халыкларда җиян белән тагай аеруча мөнәсәбәтләрдә торганнан: җиян – сеңелкәшнең яки апаның кызы, тагай – әнинең бертуган абыйсы яисә энесе һәм ул үз балаларыннан бигрәк җияннәре өчен кайгыртырга тиеш булган (алтайларда, кыргызларда «тауны күрсә бүре шатлана, тагаен күрсә җияне шатлана», «җиянем килгәнче җиде бүре килсен» кебек мәкальләр бар).

Башк. телендә йейән гомумән «онык». Җиян тур. әдәбият ишле, к. Покровская: 53; Номинханов 1975: 44; Räsänen 1969: 194; ЭСТЯ IV: 166–167 (җиңгә сүзе белән багламыйлар).



Предыдущая статья            Следующая статья