Тэтимол 2015

ҖИТ-Ү, диал., башк. йет-ү «доходить, достигать; хватать, быть достаточным» > чув. çит-, мар. с′ит- (чув. һәм мар. телләрендә җит-ү сүзенең бөтен сүзьясалыш парадигмасы да кабатлана)» < к.-калп., к.-балк., кырг. җет- [җэт-], куман., чыгт., уйг., бор. төрки jet-, jät-, алт. дьет-, тув. чет-, хак. чит-, як. сит- id. маньч. ǯи-, кор. чи-, ти- «билгеле бер хәлгә килү; булу» фигыленең йөкл. юн. формасы дип карала (Рамстедт 1953: 148). Будагов II: 349–350; ЭСТЯ IV: 193–194; Федотов II: 123–124.

Тат. телендә җит- фигыле дериватларының күплеге һәм кулланылыш ешлыгы белән аерылып тора: диал. җитү (кыз) – инде тормышка чыгарлык; җитәр; җитәрлек, җитмәслек, җитек ~ йетек (ЗДС: 190, 149) «тормышчан», җител-ү (мәс., барып җителде, диелә); җитенке; җитенкерә-ү, җитен-ү «баю», җитеш-ү (шуннан терминологик җитештер-ү, җитештерүчән һ.б.); җитеш (шуннан җитешле, җитешсез ); җиткән (кыз) ~ җиткен; җиткез-ү ~ җиткер-ү (мәгъ. аерымлану тенденциясе бар); җиткел; җиткелек (җиткелекле, җиткелексез); җитмәсә (модаль сүз) һ.б. К. ш. ук Җитез; Җитлек-ү. Бу сүзләр үзләре үк продуктив нигезләр. Өстәвенә җит- актив модифактор фигыль (-п форманты белән кулланыла: барып җит-, килеп җит-, уйлап җиткер- һ.б.ш.).



Предыдущая статья            Следующая статья