Тэтимол 2015

ҖИТЕН, диал., башк. йетен, җинтун (? к. ЛТ I: 159) «лён» > чув. йĕтĕн, мар. йĕтĕн, итын, удм. етин, зэтин < бор. төрки (ДТС: 264) jetim, jitim «киндер орлыгы», jitin (Радлов III: 524) «җитен». Бу сүз бүтән хәз. төрки телләрдә күренми, тик Төньяк Кавказ телләрендә калкып чыга: кабарда.-чирк. чэтэн «җитен; тукыма» (ә Кавказ төркиләрендә теркәлмәгән!). В.Г. Егоров (1964: 219) бу сүзне гом. төрки кэтэн > китән (к. Китән ) сүзеннән болг. телендә килеп чыккан ди (к- > й-), ләкин бу шикле. Чаг. бор. төрки jetän, jetäŋ «җәя; йон теткеч җәя» (МК, к. ДТС: 259) – җитен – «җәядә теткеләнә торган сүс»ме? К. ш. ук Федотов I: 203.

Дерив.: җитенчелек.



Предыдущая статья            Следующая статья