Тэтимол 2015

ҖИТЕЗ, диал., башк. йетез «ловкий, скорый, расторопный, прыткий» > мар. етыз, җитез һ.б. (к. Гордеев 1983: 26), удм. етиз, чув. йĕтĕс id. ~ кар. йэтиз «тырыш, уңган, ушлы»; бүтән хәз. төрки телләрдә юк бугай; бор. төрки (Боровков 1963: 152; ДТС: 259) jetiz «киң, зур; мул», чаг. ш. ук бор. чыгт., төрк. itik, jеtik «җитез». Һичшиксез җит- < jet- фигыленнән, ләкин ясалышы ачык түгел (бор. төрки jetinč «барып җитәрлек» сүзе булган, бәлки шуннандыр).



Предыдущая статья            Следующая статья