Тэтимол 2015

ҖИТӘК, диал., башк. йетәк «ведение на поводу»; тар. «ведомая на поводу запасная лошадь», себ. (ЗДС: 250) йидәк «тезген», к.-калп., к.-балк., кырг. җетек id. һәм «йөгән; өстәмә», нуг. йетäк, йетек, чыгт., госм., гаг. jätäк, jäдäк «җитәк, бау; тире савыт, тире алъяпкыч; җитәкләнгән, ияртелгән нәрсә», хак., тув. чидек, чедек «йөгән» һ.б. (йäдäк төр., фар., гар. һ.б. Шәрык телләрендә «запас ит, резерв; буксир» мәгъ. таралган) башк. ← (БТДҺ:120) йет-ү, бор. төрки (МК: 314) jet-, jät-, кр.-тат. (Радлов III: 194) йäтä, гаг. еде- төркм. иит- «ат җитәкләү; тарту; сөйрәү яки итәгендә йөртү». Бор. jät- фигыленең чув. варианты çавăт- < болг. *җәwĕт- булса, тамыры *җәү ~ *йәw-, ләкин андый сүз теркәлмәгән. К. Итәк. Räsänen 1969: 199; ЭСТЯ IV: 194; İbrahim H. Yedmek fiili üzerine// Türk dili, № 489, 1992: 241–246.

Дерив.: җитәклә-ү; җитәкче (бу сүз күп телләрдә очрый), шуннан неол. – җитәкчелек.



Предыдущая статья            Следующая статья