Тэтимол 2015

ҖИРӘН-Ү, миш., себ., башк. йерән-ү «гнушаться, брезговать, относиться с омерзением» > чув. йĕрĕн-, йĕрен- < уйг., төр., чыгт. (Поппе 1938: 195, 205; Боровков: 154) jigren-, igren-, кр.-тат. игрэн-, бор. төрки (ДТС: 261) jigren- «җирәнү, куркыну, чәчләр үрә тору; чи иттән качу» һ.б. ← тат. диал. (ЗДС: 250) йигрә- «шикләнү», бор. чыгт. (Радлов III: 316–318) jäкрä- «дошман күрү», бу сүз исә, үз чиратында, бор. монг. (Поппе 1938: 132, 195, 205) čеgür «җирәнгән хәлдә», ǯigir «җирәнү» кебек нигезләрдән ясалган шикелле. Боларның тамыры җик ~ йэк «шайтан», себ. (ЗДС: 246) йек «җирәнгеч», йекләү «кыерсыту», бор. төрки ig, jeg «авыру» һ.б. була ала. Чаг. Җик, Җиксен-ү.

Шуның белән бергә, төрки телләрдә к.-калп. җеркен-, җерген-, алт. дьеркäн- «нәфрәтләнү», як. сиргэн- «җирәнү» сүзләренең тамыры бор. төрки (ДТС: 257), госм., төр. jär-, jer-, як. сир- «җирәнү, әшәкелеккә түзәлмәү» сүзе бар. К. ш. ук монг. җийрхэ- «җирәнү; бик тә яратмау», җийрэ- «чиркану». Һәм бор. *jegrä- вә *jergä- бер үк сүзме икән, дигән сорау туа. К. Җир II, Җирек-ү, Чиркан-у. Räsänen 1969: 198; Федотов I: 199.



Предыдущая статья            Следующая статья