Тэтимол 2015

ҖИРӘН «рыжий» ~ к.-калп., к.-балк. җирен, уйг. диал., кырг. жейрен, алт. дьеерен, төркм., бор. төрки jegrän (ДТС: 253), бор. монг. ǯegeren «җирән; җәйрән» күп кенә төрки телләрдә дә (кырг., алт.) бу сүз шул ук вакытта җәйрән не дә белдерә (җәйрәннәр һәрвакыт җирән була), ягъни җирән һәм җәйрән тат. телендә этимологик дублетлар. Җирән < жэгэрэн сүзенең нигезе җэгэр, к. як. сиэр, хак. диал. чегэр, чигĕр, чэгри, чэгрин, сары уйг. җигэр, йигэр, йигыр, җигыр «болан, җор» (к. Räsänen 1969: 194). Чув. çүрен «җирән» < болг. *җәүрән < җэгрэн id. Хәз. монг. зээрэн «җәйрән», зээрд «җирән».

Сары уйгур вариантларында сингармонизм бозылу (җиғыр ) бу сүзнең төптә кушма икәнлеген күрсәтә шикелле. Ахметьянов 1989: 78; ЭСТЯ IV: 167; Федотов II: 149–150.

Җирән һәм җәйрән сүзләре күп күрше телләргә алынганнар. Рус телендәге игрений, саврасый һәм чегравый дигән ат төсмерләренең нигезләре төрле төрки диалектларыннан килә (саврас – нигезе чув. *çаврасси «җирәне» дигәннән булса кирәк). К. Аникин: 186, 201–202, 213, 218–219 (күп әдәбият күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья