ҖИР   I,  диал., башк. йĕр,  себ. (Тумашева 1992: 58, 75–76) ир, йәр  «земля; почва; место; участок; постель», «стандартная длина десятины – 80 саженей» ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җер [жэр], нуг., ком., чыгт., уйг., үзб., төр., төркм. йэр, йәр, бор. төрки jer, тув. чер, як. сир һ.б. «җир», чув. çĕр id. бик тә күп мәгънәле сүз һәм бу күпмәгънәлек аның этимологиясен билгеләүне читенләштерә. Себ. (Тумашева 1992: 76) йәрт-ү «җиргә җәелү» сүзенә караганда, сүзнең фигыль мәгъ. дә булган. Рясянен гом. төрки йэр, йир «җир» сүзен куман. jertinči, бор. монг., уйг. jirtinčü, jirtünčü (> бур. юртэмсэ) «дөнья, галәм, җир-су» < тибет. ǯig rten (ДТС: 263) сүзе белән чагыштыра; бу сүз миш. сөйләшләрендә (срг.) да табылды: йертец, йертпец «элекке (ташлап киткән) җир, элекке туган як». Җир  < йэр сүзен эвенк. jэркэ, jаркэ, н’эркэ «җир, галәм, учак, урын» сүзе белән дә чагыштыралар, к. Будагов II: 352–353; Räsänen 1969: 198; ССТМЯ I: 355; ЭСТЯ IV: 191–193; Федотов II: 110 (кирәкмәгән юнәлештә эзләнә). Дерив.: җирле, җирсез; җирлек; җирсә-ү  (себ. йәрзә-ү ) «туган җиреңне сагыну».  |