Тэтимол 2015

ҖИҢ-Ү, диал., башк. йең-ү «победить», себ. диал. (к. Радлов III: 512) йиңнә-ү < йэң-лә-ү ~ алт. диал. (Баскаков 1965: 86; 1972: 211) дьеңде- id. сүзнең тамыры исем булганлыгын күрсәтсә кирәк; бор. йэң (исем) тамыры белән гом. төрки йэң «җиң» (әсирләрнең җиңнәрен бәйләгәннәр) яисә фар. җәң (к. Җәң ) «бәрелеш, зур сугыш» сүзләре чагыштырыла ала. Чаг. ш. ук үзб. диал. (ЎХШЛ: 132) йең- «дилбәгә тоту – җигелгән ат белән идарә итү» .

Йэң исеме бик иртә фигыльләшкән булса кирәк: кыпч. җең-, гом. төрки йэң- «җиңү», алт. дьең-, чув. çĕн-, çĕңтер- (<*йэңдә-р-?) ~ мар. сең-, сäң- (< болг. *җәң) id. Ихтимал, тәүдә йэңи- < йэң-и- «җиңләү» булгандыр. ЭСТЯ IV: 187–188 (күп кенә фаразлар китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья