Тэтимол 2015

ҖИҢЕЛ, диал., башк. йеңел «легкий» ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җеңил, кар., ком., чыгт., алт., төркм. йэңил, дьенгил, уйг. йиңил, төр. yünül, бор. чыгт., куман. йүңүл, jöңүл, jүгүл (Боровков 1963: 162–164) бор. төрки (ДТС: 256) jenik id. jeni- «җиңеләю» сүзеннән; этимон йениккил > йенккил яңгырашында булган (-кыл//-кил > -кел бор. сыйфат ясагыч кушымча); тат. сөйл. телендә җиңгел дип әйтү очраклы түгел.

Бор. төрки, уйг. (Радлов III: 321–330) jäнi- «җиңеләю, җиңеләйтү» фигыленең тамыры jäн сүзен Рясянен (Räsänen 1969: 198), аз. йүнкүл, чыгт. (Будагов II: 386) йöнгÿль «җиңел» вариантыннан чыгып, гом. төрки йүн, йүң, йуң «йон» сүзеннән дип раслый. К. төр. jеgni, jegnik < jengik «җиңел». Чув. çăмăл «җиңел» һәм çăм «йон» сүзләре дә әлеге фаразга су коя. ЭСТЯ IV: 188–189; Федотов II: 94–95.

Бор. төрки телдә авырлык-җиңеллек төшенчәләре конкрет йөк-әйбер атамасыннан чыгып формалашкан. Йон (җөн) товар чагыштырмача җиңел, ә агы (ефәк, кыйммәтле таш һ.б.) чагыштырмача авыр булган.



Предыдущая статья            Следующая статья