Тэтимол 2015

ҖИҢГӘ, җиңги < җиңгәй, диал. (ЗДС: 212, 242, 247–248, 255 һ.б.) иңкә, йәңә, йеңкә, йеңкәү, йөңөү һ.б. (гомумән, тат. сөйләшләрендә бу сүзнең егермедән артык фонетик һәм морфологик варианты билгеле, бүтән төрки телләрдә дә аз түгелдер) «жена старшего брата, брата отца и т.п.; любая женщина из другой деревни (старше говорящего); сводница жениха и невесты на свадьбе и т.п.» > мар. еңга, еңгой, инга, чув. йĕнке, инке < башк. йеңгә, к.-калп., к.-балк., кырг. җенге, уйг., чыгт., бор. төрки jeŋge, jäŋgä (Räsänen 1969: 198; Покровская: 65–66; Рамазанова 1991: 126), к. ш. ук хак. негä, ниге, шор. нäңä, венг. angy «җиңгә, килен», үзб. диал., төркм. йеңңә «килен».

Җиңгә < җэңгэ, җэңгэ, мөгаен, жизнә < жэңэзнэ (к. Җизнә ) сүзе белән бер модельдә ясалган сүз: йэңшэ < * йэң экэ «чит кавемнән килгән апа» (бор. төрки, тибет. еке, екä «апа», к. Игәч ), йэңэзнэ < *йэң эрнэк «чит кавемнән килгән егет» (бор. эрнэк «егет», к. Иргәел ), *йэң «безнең белән дуаль кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торган күрше кабилә һәм аның бер кешесе». К. Җизнә.

Йэң элементы җиян < йәңинэ «чит кавемдәге эне» сүзендә дә бар булса кирәк, к. Җиян.

Җизнә һәм җиңгә төшенчәләре һәм аерым сүзләре күп телләрдә юк, шунлыктан алар еш кына төрки телләрдән алыналар: төрки телләрдә бу төшенчәлекләр, ихтимал, кыт. теле тәэсирендә барлыкка килгәндер – Кытайда алар бар һәм к. маньч., бор. монг. jen [йэн] «бор. Кытай (Инь династиясе)», кыт. «тау арты» (шуннан ук инь-ян хатынлык-ирлек символы булган түгәрәк фигура).

Ул чагында йэнгэ «кытайлы (тау арты) апа», йэзнэ «кытайлы (тау арты) абый». Бор. төркиләр (бигрәк тә югары катлам кешеләре) белән кытайларның килен алышып-кыз бирешеп йөргәнлеге билгеле. Кардәшлек мөнәсәбәтләренә караган терминологиядә югаргы катлам мөнәсәбәтләре үрнәк! Аннары, мәгълүм ки, җизнә һәм бигрәк тә җиңгә культуртрегерлык функциләренә ия: алар үзгә кеше туйларында да оештыручы өйрәтүче-церемонимейстер булып йөриләр. Бу да мәдәни күршеләрдән килгән кешеләргә хас. Шунысы кызык, үзендә кайбер чал борынгылыклар сакланган чув. телендә төп оригиналь җизнә һәм җиңгә сүзләре-төшенчәлекләре юк (йысна һәм инке, йенке < тат.). Димәк бу сүзләр гомумән чагыштырмача яңарак. Чаг. Җыракай. ЭСТЯ IV: 189–190; Федотов I: 169.



Предыдущая статья            Следующая статья