Тэтимол 2015

ҖИНЧЕК, диал. (ЗДС: 186) җенчек, ш. ук җинтчек «верхняя часть стопы», себ. (ЗДС: 247) йинцек, йенцек, чыгт., тат. (Будагов I: 213) инчук һ.б. «щиколотка, щиколоточная кость», башк. енсек [йенсек] «голень», үзб. диал. (ЎХШЛ: 116) инҗик «локтевая кость» ~ кар. инчик, инцик, инъчык, төр. еncik, incik «сыйрак», «балтыр; бот сөяге» – сүзнең борынгырак варианты себ. (Тумашева 1992: 81) йилиндзик «балтыр» ~ кырг. жилинчик «сыйракның аскы өлеше», к.-калп. жилиншик, жилик «сыйрак сөяге», алт. (Баскаков 1972: 213) дьегинчек < йэлгинчäк «үкчә» һ.б.; -чик > -чек кечерәйтү аффиксы, нигезе йэлгин, тамыры ачык түгел.

Рус. диал. инчики «итек кунычын тыгызлагыч каеш» < тув. инчик «чалбар каешы» ~ төркм. инҗик «балтыр ите», себ. йинцә, инци «уылдык, балык корсагы» арытабан манси нись, фин. niiska «уылдык» белән чагыштырыла (балтыр ~ уылдыклы корсак мәгънә рус. икра сүзендә дә күзәтелә), ләкин бу чагыштыру (Аникин: 222) дөрес түгел. Бор. *йилинчик сүзен җилен белән чагыштыру дөресрәк.



Предыдущая статья            Следующая статья