Тэтимол 2015

ҖИМЕШ, диал., башк. йемеш «плоды, ягоды, фрукты» > мар., удм. емыш, емыж id. чув. çимĕç ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җемиш, нуг., ком., чыгт., госм., бор. төрки jemiš ~ монг. жэмиш, тув. чемиш, алт. дьемиш, хак. немис, нимiс һ.б. (Räsänen 1969: 197) «җимеш, ашамлык», бор. *җүймүлч id. (> венг. gyümölcs id.); җий-ү белән баглылыгы шиксез, әмма ясалышы ачык түгел, җи-меш кебегрәк дип аңлату канәгатьләндерми. К. Җим, Җимшән, Җимшә-ү, Зим. ЭСТЯ IV: 165; Федотов II: 115.

Дерив.: җимешле, җимешсез; җимешлек; җимешлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья