Тэтимол 2015

ҖИМАЙ, диал. (ТТДС I: 484) чима, чимай «лекало», (Троянский I: 414) «резец; резьба», себ. (Тумашева 1992: 239) цимәй «сызылган бизәк» ~ башк. сымай id., кар. цэмэ- «онаш өстенә бизәк төшерү», каз. шымай «аркылы-торкылы сызыклар» < кыт. цзы ма «иероглиф шаблоны», к. Чый-у. Җимай сүзе, шулай итеп, кытайларның икмәк, күмәч өстенә бәхет теләп иероглифлар язу гадәте төркиләрдә дә булганлыгын күрсәтә.



Предыдущая статья            Следующая статья