Тэтимол 2015

ҖИЛМАЯ[җилмайа] «чудесный конь; конёк-горбунок» ~ башк. йелмайа, к.-калп., кырг. җелмайа, үзб., нуг., төркм. елмая [йэлмайа] «тиз йөрешле, чапкыр дөя; әкияти канатлы дөя», җил < җэл, йэл һәм үзб., каз., төркм. (Радлов IV: 81, 2012) майа «ана дөя; бер өркәчле һәм ике өркәчле дөя кушылгагы». Җилмайа сүзенең атка күчерелүе дөясез якларда пәйда булган. Майа «токымлы ана дөя» тур. Будагов II: 203.



Предыдущая статья            Следующая статья