Тэтимол 2015

ҖИЛКӘ, диал., башк. йелкә «затылок, задняя часть шеи; загривок» ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җелке, нуг. елке, чыгт., уйг. йәлкә «җилкә», аз. диал. (АДДЛ: 244) jелкә «хатын-кыз чәче; ял», чув. çилке, çилхе, çилĕх (к. Сергеев 1971: 115) «ял», як. силгэ «ял асты сеңере, сеңер», төр. yele, гаг. елä «ял; атның маңгай чәче»; тув. чел «ял, маңгай ялы» > рус. чёл (чёлка). Шулай итеп җилкә ~ ял мәгъ. күчеше төрки телләрдә киң таралган һәм беренче мәгъ. «ат ялы» булса кирәк, (чаг. рус. грива «ял, җилкә чәче; муен, муенса, гәрәбә»). К. Ял I яки II.

Себ. (Тумашева 1992: 78, 81) йелткә, йилткә, йерткә «арка, җилкә; буынтык» сүзенең җилкәгә мөнәсәбәте ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья