ҖИЛЕМ II– река Зилим (русча атамасы татарчадан килә). Башк. Еҙем [йĕҙĕм] дип атала һәм бу атама фонетик җәһәттән тат. атамасына тәңгәлләшеп бетми: интервокаль -л- ~ -ҙ- фонетик корреспонденциясе юк бугай. Җилем төрки сүзгә бик охшаш, ләкин (бүтән елга атамалары кебек үк) аңлатуга авыр. Чаг чув. çилĕм «җылым» < тат. диал. *җилем id. Бу башлангыч фаразга гына ярый торган мәгълүмат. |