Тэтимол 2015

ҖИЛЕМ I, диал., башк. йелем «клей» ~ чув. çилĕм > мар. сильым, к.-калп., к.-балк., кырг. җелим, уйг., чыгт., төр., бор. төрки һ.б. jelim, jelem «балык тәңкәсеннән ясалган җилем», к. ш. ук як. силим, фар. йäлäм, шилим, монг. жилий (төрки телләрдән булса кирәк). Чаг. себ. (Тумашева 1992: 248) чылым «балык тәңкәсе», монг. ǯilsun «җилем» һ.б. ЭСТЯ IV: 179–180; Тимергалин: 169 (интернациональ сүз түгелме икән, дип карый).

Чаг. ш. ук эвенк. дэлкин, бор. монг. deligin «талак; җилем» (ССТМЯ I: 233). К. Җилен.



Предыдущая статья            Следующая статья