Тэтимол 2015

ҖИЛВӘ[җилwә] иск. «обольщение; лесть», (ГТРС: 767) җäлвä «ялтырау, ялтырак; көязлек; кыланчыклык; йөз күрсәтү (кәләш тур.)» диелә. Әмма к. бор. төрки jelvi, уйг. йәлви, йилви «сихерләү, арбау», алт. jилбү «кызык», хак. чэлбэ- «ырымлау», монг. җэлбэ «хәйлә, алдашу, тылсым» (Räsänen 1969: 196) бу сүзнең нәкъ гарәпчә булуына шикләнергә мәҗбүр итәләр.



Предыдущая статья            Следующая статья