Тэтимол 2015

ҖИЛБЕРДӘК, йилбердәк, йелберцәк (ЗДС: 188, 246) диал. «блестки; яркие тесьмы», йелбәрцәк «гребень у петуха» – элекке бизәнү әйберләре. Әлбәттә, җилп тәкълиди тамырыннан ясалмалар. Чаг. кр.-тат. (Dobr. I: 423–425) celbĭremek, celpĭremek «җилдә җилфердәү», каз. желбiр, желбiршек «бөрмә, әбүркә» һ.б. күп сүзләр.



Предыдущая статья            Следующая статья