Тэтимол 2015

ҖИЛБЕГӘН, диал. (Тумашева 1992: 77) йелбегән «злой дух, Баба-Яга; людоед» ~ алт. дьелбеген, йäлбäгäн > хак. чилбiгэн, тув. чылбыга «күпбашлы явыз рух», бор. төрки (ДТС: 254) jel bükü «аждаһа» сүзеннән килсәләр кирәк. К. Илбис. К.-балк. эмеген (к. Нарты. М., 1994: 37–38) «убырлы карчык» һ.б. сүзендә монг., алт. эмеген «карчык» сүзенең тәэсире сизелә. К. Катанов (Алфавитный указатель): 80–81.

Җилбегәннәр тур. әдәбият бик ишле (к. Алтай кеп-куучындар II, 2: 75–78). Räsänen 1969: 196.



Предыдущая статья            Следующая статья