Тэтимол 2015

ҖИЛБӘЗӘК, диал. җилбезәк «увлекающийся; легкомысленный; попрыгунья», себ. (ЗДС: 188) йелбәзәк «ялтырка, ялтыравыклар» – бу формада тат. (> башк. йелбәҙәк) телендә генә; җилбәзәк, ихтимал, фар. җилвэбазäк id. сүзеннәндер, ләкин бу (бик мөмкин булган) сүз без караган сүзлекләрдән табылмады, к. фар. > төр. җилвэбаз (җилвэкар, җилвесаз) «җилбәзәк, кыланчык гүзәл» < җилвә «чибәрләрчә кыланыш, кыланчыклык; үзенә җәлеп итү». К. Җилбердәк һәм Җилвә. К. ш. ук Җилпәзә.



Предыдущая статья            Следующая статья