Тэтимол 2015

ҖИЛБӘГӘЙ, диал. җилбегәй, диал., башк. йелбәгәй «нараспашку; внакидку» ~ к.-калп. җелбигей, каз. желбегей, ком. елбегей, к.-балк. җелпегей, үзб. диал. (ЎХШЛ: 131) йелвәгәй id. Шул ук мәгънәдәрәк чув. (< тат.) елехей «җилбәгәй», кырг. желегей «җилбәгәй; җиңсез күлмәк», к. ш. ук як. (Пекарский: 686) дäлбäгäi «җилбәгәй», тув. делбигер, далбыгар, далбагар, бур. дэльбэгэр «тырпа, тарау, тузгыган», далбагар, далбагай «киң, җәенке, тарау, җилбәгәй», к. ш. ук каз. жалбағай, желбегей «киң колакчынлы постау башлык» (Аманжолов 376–378), «җәйге баш киеме» (ҚТДС: 119).

Сүзнең тамыры жэли, жэлбэ «бәйләвеч» (к. Җиле ), шуннан монг. жэлбэ-гүй «бәйләвечсез (төймәсез)» сүзе ясала, шуннан җиләгәй, җилбәгәй килә. Бу сүзгә монг. далба//дэлбэ «җилфердәп торган; тузгын» һәм җил сүзләре контаминацион тәэсир ясаган, бу сүз үзе исә дэл//дэлб «җил, талпыну һ.б.» тамырыннан, к. Җил. ЭСТЯ IV: 177–178 (аңлатма безнекенчә түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья