Тэтимол 2015

ҖИЛӘН I, диал., башк. йелән «летнее пальто, суконная поддёвка; женский халат» > чув. илан, йĕлен, мар. елан, удм. йәңэлан ~ гом. кыпчак. җэлэн, жэлэң, нуг. елең, каз. желең id., себ. тат. елең [йеләң] «җиңелчә киелгән», К. Насыйри буенча (ЛТ I: 140), фар. йäлäн «пәрдә» – «башта бер тукыма исеме». Ләкин фар. сүзе үзе төрки телләрдән булса кирәк, к. бор. монг. degelei > маньч. дэхэлэн һ.б. «җилән» (ССТМЯ I: 231), к. ш. ук кет телендә елен «шаман җиләне», алт. диал. т′элэн ~ эвенк., як. сэлэн «җилән». Татарларда җилән руханилар киеме булып исәпләнгән һәм бу, күрәсең, бор. шаманчылыктан ук килә. К. Җилбәгәй. Федотов I: 194; ЭСТЯ IV: 178–179 (кар., госм., төркм. йелек, йäлäк, кырг. җелек, каз., к.-калп. желек «жилет» сүзе белән бергә карала). К. Тигәләй.



Предыдущая статья            Следующая статья