Тэтимол 2015

ҖИЛӘК, диал. йеләк, эләк «ягода» ~ башк. йеләк, к.-калп., к.-балк., кырг. җелек, к.-калп. җидек, төр. çilek, çiğlek, төркм. чигелек, аз. җийәләк, алт. диал. йиглэк, йиглäк, алт. дьестек > чув. честек, шор. честек «җиләк, җир җиләге» ~ чув. çырла < *җирләк ~ венг. szöllö «виноград». Бу сүзләрнең тамырдашлыгы бик ихтимал булган хәлдә, фонетик һәм морфологик җәһәтләрдән этимоны бик үк ачык түгел; Н. Поппе буенча, бор. форма jigdlak (Poppe 1960: 28), чаг. бор. монг. ǯegde, ǯigde «җир җиләге» ~ төрки җигдэ > җийдә «тут җиләге», к. Җидә. Тунг. телләрендә ǯиксинэ «кара җиләк», ǯиктэ «җиләк, мүк җиләге» һ.б.ш. (ССТМЯ I: 256). Кайбер тикшеренүчеләр чия сүзен дә бу рәттә карыйлар.

Дерив.: җиләкле, җиләксез; җиләклек, җиләкче, җиләкчелек; җиләклән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья