Тэтимол 2015

ҖИЛ, диал., башк. йĕл «ветер; невидимый дух» > чув. çил ~ к.-калп., к.-балк., кырг. җел, чыгт., уйг., кр.-тат., бор. төрки jel, jäl «җил; явыз рух». Кайбер төрки телләрдә бу сирәк очрый яисә бөтенләй юк, мәс., «җил» мәгъ. төр. rüzgâr (фар.), үзб. шамол (гар.) сүзләре кулланыла. К. ш. ук ДТС: 254–255.

Безнеңчә, җил < җэл, җәл образлы-имитатив йәл//йал//чал//сал//тал тамырыннан; бу тамыр кискен, җитез хәрәкәт һәм яктыртылышларны белдерә (җил-җил атлау, җилт-җилт хәрәкәтләнү, җәлт кенә карап алу һ.б.), к. Җил-ү, Җиләс, Җилбәзәк, Җилбегән, Җилгәр-ү, Җилдәк, Җилкән, Җилкен-ү, Җилле, Җилмая, Җилпәзә, Җилпе-ү, Җилсен-ү, Җилтерә-ү, Җилфердә-ү һ.б.

Дерив.: җилле, җилсез; җиллә-ү, җилләт-ү; җиллән-ү һ.б. Тат. диал., башк. елтә-ү, елтәкәй, елтән, елтәнләү, елтелдә-ү «уйламыйча йөрү (йөрүче)» һ.б. Моның ише сүзләр бүтән төрки телләрдә дә күп.



Предыдущая статья            Следующая статья