Тэтимол 2015

ҖИКӘН, диал. зикән, диал., башк. йекән, себ. йегән «рогозник; палочник; тростник (вообще камышовое растение)» ~ мар., удм. йекäн, йэкэн, чув. йеккен, мар. цäган «камыш», удм. сякан «камыш чыпта» < бор. чыгт. йäкäн «чыпта; палас», төркм. екен [йэкэн], уйг., бор. төрки (ДТС: 253) jekän «камышның бер төре», к.-калп., к.-балк., кырг. җекен << бор. кыпч. җэкэн >> венг. gyekeny, хант., манси йекäн id. һ.б. (к. Gombocz: 76–77; Räsänen 1969: 195); бу сүз күп күрше телләргә дә кергән (к. Абаев I: 396); фар. чäгäн, җäгäн, рус. чакан һ.б. төрки телләрдән; чаг. ш. ук Чәкән.

Төрки җэкэн < йэкэн бор. йэгэкэн (-кэн – үсемлек атамаларын ясагыч кушымча) формасыннан, к. алт. дьекан, дьеекен [д′ääкäн] < д′эгэ-кэн, иске монг. ǯigesün – ǯige «чыпта» тамырыннан, к. ш. ук негид. ǯисиктэ, маньч. нисиктэ «чыпта үрү өчен камыш» (ССТМЯ I: 260, 600). ЭСТЯ IV: 172–173.



Предыдущая статья            Следующая статья